ИСПРА’ВНИК и. рус тар. 1917 елга кадәр Россиядә өяз полициясе башлыгы. Исправникны, ат койрыгына тагып, урам буе йөрткәннәр, үләксәсен чиркәү баганасына асып куйганнар. Ф.Бурнаш. Алпавытларны яклаучы исправниклардан, урядниклардан, жандармнардан, полицейскийлардан, стражниклардан булган бөтен бер армия тора иде. М.Җәлил. Чукындырылганнан соң, Колангы побы Виктор Охотин, мөселман исемен юкка чыгарып, «Герасим» исеме кушып, бабабызны Зөя өязе исправнигы тарафына җибәрә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә