ИСПА’НИЯЛЕ и. Чыгышы белән Испаниядән булган яки Испаниядә яшәгән кеше. Җиңнәрен сызганган зур гәүдәле бер испанияле Марины күтәреп ала һәм халыкка карап сөйли башлый. А.Әхмәт. Син русмы, --- испаниялеме – телгә аптырамассың, ары-бире кул болгагач, бер-ике минуттан соң синең алдыңа синең телне синнән дә яхшырак белгән мосье килеп чыгар. Г.Гобәй. Вакыйга Испаниядә реконкиста чорын – гарәпләр белән испаниялеләр арасында барган сугышларны чагылдыра. Мәйдан |