ИС-ОС җый. и. к. ис-кон

Исе-осы юк Бертөрле дә хәбәр ишетелмәү, һаман билгесез булу турында. Вакыйгаларның барышы һаман үзгәреп тора, әмма җирнең исе-осы да юк. М.Шабай. Искә-оска кермәү Башка, искә, уйга килмәү; бу хакта бөтенләй уйламау. Ничек шулай, һичкемнең дә исе-осына кермичә, аерылып калганмын – һич аңламыйм. Р.-Н.Гүнтәкин. Искә-оска китермәү к. искә-оска кермәү. Әйе, аларда [танышларыбызда] куна калсам, мине андадыр дип, безнекеләр искә-оска да китермәсләр иде. Р.-Н.Гүнтәкин. Ис-осын җыю Зиһенне, уй-фикерне туплау, берәр нәрсәне аңлар хәлгә килү. [Өннәш] Күршесенең йорты ягына күз төшереп алгач, өенә чакырды: – Әйдә, Алимбай күрше, хәзергә үземә кереп тор. Ис-осыңны җыйсаң, соңыннан үзең карасаң. Я.Зәнкиев. Азрак ис-осларын җыйгач, сугыш алдындагы тыныч, бәхетле көннәрен искә алдылар. Я.Зәнкиев. Истә-оста булмаган Бөтенләй уйга, башка килмәгән, уйламаган; бөтенләй билгесез. Ул юри вакытны суза. Чөнки бу һич истә-оста булмаган хәлне аңы белән кабул итеп җиткерә алмый иде. Х.Камалов. Истә-оста югында (юк чагында) Һич көтелмәгәндә, уйламаганда. Ни чарадан бичара, истә-оста югында, мин Зәйгә барып урнаштым. А.Гыйләҗев. Ә быел, истә-оста югында, туган-үскән җирләр дә сагындырды, сезнең якларда эшчеләр дә кирәк икән, дип, Ленинградтан Галия сеңелкәш кайтып төште. Ф.Шәфигуллин. Авыл белән ике арада аларны, истә-оста югында, башкорт ягыннан килгән ястык кадәр генә соры болыт куып җитте. Г.Бәширов. Истә-оста юк 1) Искә дә, уйга да килмәгән, башка да килмәгән. Әле чапылдатып ими суыра торган бәләкәй энекәшенә, әле аңардан тилмереп нидер көтүче әнисенә карангалап ала һәм кинәт истә-оста юк сорау: – Мин дә шулай имә идемме, әни... бәләкәй чагымда? Ф.Хөсни. «Аракы» дигән җен исемдә-осымда да юк иде. Г.Мөхәммәтшин; 2) Моңарчы уйга килмәгән, булуы көтелмәгән; бөтенләй кирәксез. Истә-оста юк уйларга бирелеп, шәһәр уртасында калып инде сүтелеп бетүгә якынлашкан бистәгә барып җитүен абайламыйча да калды ул. М.Хуҗин. Истә-оста юкта (юк чакта) к. истә-оста югында (юк чагында). – Анысы, кәнишно, хәләл малың, хәзергә үзең хуҗа, Галләм абзый, – дип кушылды Сәүбән... – әмма, истә-оста юкта, бу ниткән ат сату дип карамаслармы? Ф.Хөсни. Бер дә бер көнне, кырдан, тракторчылар яныннан кайтып килешли, --- күпердә, һич тә истә-оста юк чакта, Рәдиф очрады миңа. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә