ИСНӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. иснәү 2) күч. сөйл. Бер-берсе белән кавышу; очрашып, якынаеп китү. Син гаепле, Диләрә. --- Минем өмет Равилдә иде. Сез аның белән беренче көннәрдә үк иснәштегез. Н.Гыйматдинова. Шул гомер өйләнми торып, яшь хатын белән иснәшүгә башы-күзе әйләнгән икән карт юләрнең! З.Фәйзи Иснәшә башлау Иснәшергә тотыну. Бозаулар иснәшә башладылар Иснәшеп тору Бераз, берара, кыска вакыт арасында иснәшү. Алар койма аша башларын сузып, бераз иснәшеп тордылар. Г.Сабитов |