ИСНӘ’Ү ф. 1) Борын аша һава сулап ис сизү. Атлар, туктап торган арада, борыннарын җиргә төртәләр, танауларны киереп, туфракны исниләр дә --- зур тынгысызлык белән еракларга текәләләр. Г.Бәширов. Без май көнне урманнарга чыктык, Яшь чәчәкләр исен иснәдек... Ш.Маннур. Беренче стаканны эчкәч, олаучы агай ах-ух килде, ипи иснәде, аны бәләкәй генә итеп кабып та куйды. М.Әмир

2) Йокы килү һ.б.ш. хәлләрдә ирексездән авызны киң ачып, тирән сулыш алу һәм аны шунда ук кире чыгару. Ул, җитү чәчле бәләкәй башын артка ташлап, күзләре йомык килеш, очлы борынын түшәмгә төбәп, карават янында рәхәтләнеп иснәде, киерелде. Р.Кәрами. Шакир абзый йокысы килгәнен белгертеп озак итеп иснәде. М.Маликова. Гапсамат көч-хәл белән генә күзләрен ачты, беркавым миңа сәерсенеп карап торды. Аннары авызын зур ачып иснәде ---. Ф.Шәфигуллин

3) күч. Берәр нәрсәне аңлап, татып, күреп, баштан кичереп белү. Хабул бераз сәяси исне дә иснәгән. Г.Нигъмәти. --- Габдулла – ни әйтсәк тә, гыйлем исе иснәгән, күп китаплар укыган шәкерт. Ә.Фәйзи

Иснәп алу Бер мәртәбә иснәү; тиз генә иснәү. Мөбиләр йорты янында, машинадан чыкканда, сарык бәтие Рушадның битен тагын бер иснәп алды. М.Мәһдиев. --- Җәмилә яныма ук килде дә, сипкелле борынын җыерып, киемемне иснәп алды… Л.Ихсанова. Авызын зур ачып, киерелеп, бер йомарлам һава иснәп алырга да өлгерде. Р.Мөхәммәдиев

Иснәп карау Исен тикшерү. Тик ул икмәкне иснәп карады да читкәрәк китеп басты. Д.Бүләков. Боцман, подшкиперскийның фонарьлар саклана торган өлешенә кереп, бер чирек литрлы шешә алып чыкты. Иснәп карады, эченә өрде. М.Юныс. Шәүкәт, графинны үрелеп алып, шәрабны иснәп карады. Р.Бәшәр

Иснәп кую Бер тапкыр иснәү. Шулчак Илүзә тирәсендә генә утырган Зәкия киерелеп иснәп куйды. – А-һ, йокы килә… А.Вергазов. – Хуш, углан, сабыр итик, – диде хан һәм иснәп куйды. М.Хәбибуллин. – Да-а... – дип суза калын гына икенче бер тавыш һәм шаулатып иснәп куя. Р.Төхфәтуллин

Иснәп тору Сөйләү моментында, әле, хәзер иснәү. Кыз, сискәнеп, яулыкны йөзенә каплады, иснәп торды. Р.Мулланурова. Ул эчемлекне стакан тутырып салды да төбенәчә эчеп бетерде. Артыннан берни капмыйча, беравык җиңен иснәп торды. А.Вергазов. Акбай, борын төбендә эленеп калган шул исне хәтердә калдырырга теләгәндәй, озак кына һава иснәп торды. Р.Бәшәр

Иснәп чыгу Һәрберсен, барысын да берәм-берәм иснәү. --- ул --- өстәл өстенә менә, һәр җиргә борынын тыгып карый, кызыксындырган нәрсәләрне иснәп чыга. Н.Әхмәдиев

Исни башлау Иснәргә тотыну. Әнием пешергән чәкчәкне, ул кайнаткан кызыл эремчекне тырнак очына алып исни башласалар, җаным рәнҗи, түзә алмыйм мин ул чакта, үләсем килә. М.Юныс. --- Верещагин, кинәт күтәрелә төшеп: – Иптәшләр, әллә ялгышам инде, төтен исе килә бит, – диде. Барысы да башларын калкыттылар. Исни башладылар. Г.Әпсәләмов. Шакир киерелә, исни башлады. А.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә