ИСНӘТҮ ф. 1) йөк. юн. к. иснәү. Яз! Сөенеч чәчеп эшчән ил эченә, Йомшак җилләр сибеп кичләтеп, Яшь күкрәкне тагын киңәйтәсең, Саф һаваңны безгә иснәтеп. Ш.Маннур. Аннары кызның төшеп калган яулыгын бәйдән ычкындырган этләренә иснәтә ---. Р.Вәлиев. [Гөлҗамал:] Кая әле, нашатырь спирты иснәтим үзеңә. Ф.Яруллин 2) з-сыз ф. к. иснәү (2 мәгъ.). Минем кәеф тә мактанырлык түгел, авыз ачыла да тора, иснәтә. А.Гыйләҗев. Таң сызылып килә офыкта... Иртәнге чык төшә үләнгә, Салкын дымы үтә иңнәргә, Калтырата, өшетә, иснәтә, Эх, йокыны ничек җиңәргә? Х.Камалов 3) күч. сир. сөйл. Махсус дару биреп, авыртуны сизмәс хәлгә китерү; анестезия ясау. Минем бер иптәшкә доктор, иснәтми, авыр бер операция ясаган иде. Һ.Такташ Иснәтә башлау Иснәтергә тотыну Иснәтеп алу Берникадәр, бераз иснәтү. Пешекче Васяның озын саплы зур чүмеч кадәр йодрыгын иснәтеп алды тегеңә. Ш.Маннапов Иснәтеп карау Иснәргә бирү. Берсеннән өчәр литрлап тутырылган ике банка хушбуй чыкты. Райнур аларны пүнәтәйләргә иснәтеп карады. К.Кәрами. Нишләргә? Нашатырь иснәтеп караган иде, сизми дә. З.Мәхмүди Иснәтеп кую Бер тапкыр иснәтү Иснәтеп тору Туктаусыз иснәтү. Аңа нашатырный спирт иснәтеп торалар. Г.Әпсәләмов |