ИСНӘНҮ ф. 1) Үзалдына иснәп йөрү; берәр нәрсәнең исен сизәр өчен, иснәп карау. Төн буе улашып, якында Иснәнеп йөриләр бүреләр. М.Җәлил. Өйгә беренче булып кергән мәче мич кырыендагы савыт кырыйларын иснәнде. Н.Хәсәнов. Көрәнсу овчарка мәет янында аз гына тынгысызланып иснәнде ---. М.Маликова

2) к. иснәү (2 мәгъ.). Шулчак тавышка Исмәгыйльнең хатыны Людмила да ишек янына килде. – Ни бар? Ни булган? – дип сорады ул, иснәнеп. Ә.Сафиуллин

3) күч. Яшерен күзәтеп, сагалап йөрү, берәр нәрсәнең асылына, серенә төшенергә тырышу. – Мильтон булмый тагын, ярыктан карап иснәнеп йөрүче генә ич бу! – диде тимер тешле шадра егет. З.Фәтхетдинов. Тикшерүче беркөн Зәйдән үтенгән иде: Тимәш посёлогына бар, «иснәнеп» йөр, дигән иде. Х.Камалов. – Маңка, сиңа ничу иснәнергә, – диде малайның артыннан күзәтүен сизенгән Сибгатулла. Н.Гыйматдинова // Берәр нәрсәне көтеп, сагалап йөрү. Әллә каян иснәнеп сизәсең дә, бәйрәм көннәрендә киләсең дә чыгасың. Т.Гыйззәт

Иснәнә башлау Иснәнергә тотыну. Хатынның мәче баласын идәнгә җибәрүе булды, әнисе Актәпи шундук аның янына килеп иснәнә дә башлады. Ә.Сафиуллин. [Кириллов:] Анакай! Таңда килгән биш кеше яңа боерык китерделәр. Миңа Паратскига кайтырга ярамый. Анда большевиклар иснәнә башлаган. А.Гыйләҗев. – Безнең һәр чыгыштан соң милиция иснәнә башлый. Шуны оныттыңмы әллә? – дип дәвам итте Мойше. М.Насыйбуллин

Иснәнеп алу Тиз генә, бер кат иснәнү. Тик Акбәкәл нәзберек иде. Сөткә комсызланып ташланмады. Башта муенын алга сузып иснәнеп ала, аннан гына берәрсенең сөтле шешәсенә танавын төртә иде. Ф.Яруллин

Иснәнеп йөрү Озак вакытлар, туктаусыз иснәнү. Уралып, иснәнеп йөри торгач, ул бер төркем яшьләрнең елгачы формасы кигән картрак агай белән кызып-кызып сөйләшеп торуларына игътибар итте. А.Гыйләҗев. Әндри генә: – Олылар эше инде ул, олылар эше, – дип, ачыкларга теләп, бик иснәнеп йөрсә дә, табышмакка җавап таба алмады. Р.Бәшәр

Иснәнеп карау күч. Берәр мәсьәләне ачыкларга тырышу. Җитди мәсьәлә бу, җитди. Ярар, иснәнеп карарбыз, Валерий Архипович. Н.Хәсәнов

Иснәнеп кую Бер яки берничә тапкыр иснәнү

Иснәнеп тору Туктаусыз, берөзлексез иснәнү. – Бу нәрсәгә син ничек карыйсың? – диде Феликс, шешәгә күрсәтеп. – Мин сиңа компаньон түгел. Тамчысы да ярамый. Капитан иснәнеп кенә тора. М.Юныс. Бер-берсенең исен хәтердә калдырырга теләгәндәй, бик озак иснәнеп тордылар. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә