ИСЛЕ’ ҮЛӘН и. бот. 1) Иренчәчәклеләр семьялыгыннан, тау битләрендә өем-өем булып үсә торган, сыек канәфер төсендәге вак чәчәкле, исле, тәбәнәк, берьеллык үләнчел үсемлек; чабыр; русчасы: чабрец, чабер. Таш араларыннан чыккан исле үлән, йөрүче булмагангадыр инде, тәмам котырган, тездән тиң булып үскән. М.Хәсәнов 2) Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, чәчәклегенең читендә вак кына ак таҗсыман үсентеләр булган, уртасы – сары, калкып торган берьеллык дару үләне; аптека ромашкасы; русчасы: ромашка пахучая аптечная |