ИСЛЕ’ САБЫН и. Бит-кулны юу өчен файдаланыла торган хуш исле сабын. Сандыктагы сабыннарны Сәхия саклап кына тота, үзе дә, кесәсенә акча кергән саен, әнкәсе кебек, исле сабын сатып алырга ярата. Ф.Яруллин. Минем әле битемә исле сабыннан башка әйбер тидергәнем юк иде. Л.Ихсанова. Элекке Казанда «Гөлҗиһан сабыны» исемле исле сабын чыгарылуы билгеле. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә