ИСЛЕМАЙ и. Хуш исле матдәләрнең спирттагы яки төрле майлардагы эремәсе (парфюмерия әйбере буларак кулланыла). Болын бүген тыныч, хуш исле, ислемай сипкәннәр диярсең. Г.Әпсәләмов. Бүләкләрнең иге-чиге булмас иде. Берсеннән-берсе затлы француз ислемайлары, кыйммәтле кремнар дисеңме, чүпрәк-чапракның очы-кырые юк. С.Зыялы. --- хатын --- көзге алдына килеп төнге күлмәген кия, битенә әллә ниткән ислемайлар сөртә... М.Мәһдиев |