ИСЛЕ’ ГӨЛ и. бот. 1) Иренчәчәклеләр семьялыгыннан, бик вак яфраклы, хуш исле үсемлек (яфраклары медицинада, парфюмериядә, азык-төлек сәнәгатендә кулланыла); русчасы: тимьян. Тәрәзә төбем исле гөл. Мин яратам кынаны… Җыр. Тәрәзә төбем исле гөл, Иснә, дустым, исле ул. Җыр. Исле гөлләрне күргәндә, Исенә исерәм төсле... Ә.Ерикәй 2) диал. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан, сыек шәмәхә төстәге хуш исле чәчәк ата торган күпьеллык үсемлек; мәтрүшкә; русчасы: душица |