ИСЛЕ I с. 1) Теге яки бу җисемнәрнең, матдәләрнең борынга тәэсир итү сыйфатына ия булган; үзенә генә хас ис аңкытып торган. Алмагач та, тула һәм пешә башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра башлый. Г.Камал. Болыннары елның елында тирә-якны җәй көне яшел үлән белән, кышкы суыкта солыдан кадерле санала торган хуш исле коры печәннәр белән хәйран итәләр. Г.Ибраһимов. Хуш исле чәчәкләр арасына кысылган әрем исе дә кыйммәтле хушбуйлар исеннән тәмлерәк булып тоела. М.Әмир

2) Исе (2 мәгъ.) бар, ис тидерә торган. --- мунчаны исле килеш томалаганнар да, комиссия җитәкчесенә, главканың бүлек мөдире урынбасарына ис тигән. Р.Вәлиев. Өстәвенә, исле мунчага барып, якты дөнья белән бәхилләшә язып калуымны да күргәч, Мәдинә апа бөтенләй тынычлыгын югалткан ---. М.Әмир. --- мал-мөлкәтне үзенә генә калдырырга теләгән комсыз яшь хатыны мунча мичен тавык тизәге белән кушып яккан да шул исле мунчада [Сәлмән сәүдәгәрне] исертеп үтергән, имеш. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә