ИСЛӘНҮ ф. 1) Хуш ис белән аңку. Тәрәз төбем исле гөл, Исләнәмен исеннән. Җыр 2) Матдәләр, азык-төлек чери башлап, сасы ис чыгу, бозылу. Кичә Кәлҗемановларда исләнгән бавыр ашаган идек, шуның исе килә булыр. Х.Вахит. Карт шуңа бераз исләнгән ит кисәген утыртты да, җепнең икенче очын тал ботагына бәйләп, кармакны суга ыргытты. З.Фәйзи 3) Озак юынмыйча йөрүдән, тән һәм киемнәр керләнүдән ис килә башлау. Юан корсаклы, калын бүксәле баш табиб, көчәнеп, картның аягындагы носкиен салдыра башлады. Аяк та, носки да исләнгән. Х.Ибраһим. Урыс --- итекләрен салды. Борынга исләнгән аяк исе килеп бәрелде. З.Зәйнуллин 4) диал. Ислемай сөртенү. Хушбуй сөртеп исләнү Исләнә башлау Ис хасил булу. Матрасы исләнә башлаган кебек тоелгач, икенче матрас җәеп, тегесен тышка чыгарып элеп куйды. Ф.Яруллин. Мәетне озак тотудан мәгънә юк. Җәй көнендә бигрәк тә. Карала, исләнә башлаганчы, матур чагында урнаштыру мәслихәт. Н.Әхмәдиев. Тавыкның калганын икенче көнне хәтта Агыйдел балыкларына да ташладык (кыздырылмаганга күрә исләнә башлаган иде). Ә.Еники Исләнә төшү Бераз исләнү, берникадәр исләнү Исләнеп бетү Тәмам бозылып, яраксыз хәлгә килеп исләнү, бөтенләй исләнгән хәлгә килү. Юрганга төрелгән [үле] сабый гәүдәсе дүрт тәүлек эчендә нишләр? Исләнеп, муртаеп бетмәсме? А.Хәлим. Адәм авазы ишетеп, әллә кай караңгылыктан, тупылдап, Кәшифә балакаем килеп чыкты. Юешләнеп, исләнеп беткән. К.Тимбикова Исләнеп китү Кинәт ис таралу, исләнү. Һава да хуш җофар, сирень, канәфер исләре берлә исләнеп китте. Г.Тукай Исләнеп тору Сөйләү моментында исләнгән булу; һаман, әледән-әле исләнү |