ИСЛАХЧЫЛЫК и. иск. кит. Билгеле бер өлкәдә яңарышлар, үзгәрешләр, реформалар кертүне күтәреп чыккан хәрәкәт. Мөселман ислахчылыгы – иҗтимагый мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә, танып белүнең кайбер традицион ысулларын һәм ислам дине күрсәтмәләрен аңлатуны яңабаштан тикшереп чыгуга юнәлтелгән дини-иҗтимагый агым. Татар энциклопедиясе. Камали Зыя дин гыйлеменә, фәлсәфәгә караган хезмәтләрендә ислам ислахчылыгы идеяләренә таяна. Мәдәни җомга |