ИСЛАХЧЫ и. иск. 1) Берәр өлкәгә үзгәрешләр кертүче, үзгәртеп коручы; реформатор. 2 гыйнвар корбан гаетенең икенче көнендә ислахчылар тарафыннан Купеческое собрание залында әдәбият кичәсе ясалды. Ф.Әмирхан 2) тар. Татар мәдрәсәләрендә үзгәрешләр кертү тарафдары. Тугрырак фикерле һәм вөҗданнары югалмаган шәкертләр арасында үзара бер «иттифак» та ясалды. Кыскасы гына, кечкенә ислахчылар партиясе туды. Г.Ибраһимов. --- мөтәзилилек, мөселман ислахчылары, шул исәптән татар дин белгечләре тарафыннан үзләренең гаклый фикерләрен раслау өчен кулланылган. Мәдәни җомга 3) тар. 1905 – 1907 елларда татар мәдрәсәләрен реформалау мәсьәләсен күтәреп, шул юнәлештә эшләгән «Әльислах» газетасын чыгаручыларның берсе. Г.Камалның «Бүләк өчен» исемле комедиясен --- карар өчен, ислахчылар Тукайны да алып баралар. В.Бәхтияров |