ИСЛА’Х КЫЛУ ф. к. ислах итү. Бераз башында фикере барлары, мәктәпләрне, мәдрәсәләрне ислах кылу кирәк, дисәләр дә, фанатик муллалар, үзләренә иярткән юан корсак надан байлар илә, һәмишә каршы төшәләр дә торалар. Ш.Мөхәммәдев. Безнең хәрефләребез (гарәп хәрефләре) никадәр генә ислах кылынмасын, һәнүз фонетика таләпләрен үтәүдән ерак торалар. Җ.Вәлиди. Динне ислах кылу хакында сүз булмаган кебек, шул диннең бер кисәге, коралы дип танылган хәрефләрне төзәтү хакында да уйлаучы, әлбәттә, булмаган. Җ.Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә