ИСЛА’Х ИТҮ ф. 1) Төзәтү, үзгәртү, төзәтмәләр кертү. Сәлим үзен-үзе ислах итеп --- әүвәлге шикелле мөкәддәс мәсләк өчен хезмәт итүгә бирелсә, зур сәгадәткә ирешкән булыр иде кебек хис кылды. Г.Ибраһимов 2) Яңалык, үзгәрешләр кертү, реформалар ясау. Без мәдрәсәне ничек ислах итү турында программа бирдек. Г.Ибраһимов. Башлангыч мәктәпне яңа нигездә тәртипкә китереп, Галимҗан хәзрәт әкренлек белән рәшти (урта) сыйныфны ислах итә, 1899 елда яңартылган рәшдия бүлеген ача. Ә.Хуҗиәхмәтов |