ИСЛАХ и. гар. иск. кит. 1) Килештерү, дуслаштыру, яраштыру, араны төзәтү. Кайчакларда мин күз алдыма бер мәгъсүм кыз белән очрашуыбызны, --- аның мине көннән-көн ислах итүләрен --- фараз итә идем. С.Җәлал

2) Нәрсәне дә булса төзәтү, яхшыга үзгәртү, яхшырту, үзгәртеп кору; реформа ясау; төзәтмә, үзгәреш; яңарыш. Аңламагансыз: минем улым Ходаяр дингә ислах кертеп, исламиятне үз җиребездә ныгытырга тырыша. Т.Гыйззәт. --- бу әфәнде --- ислах, ягъни яңарыш җилләре исә башлагач, --- шушында ук эшкә калган яшь хәзрәт иде. А.Хәлим

3) Җәмгыятьтә иҗтимагый, сәяси, икътисади, мәдәни һ.б.ш. яңалыкка таба үзгәреш; реформа. --- ислах таләп иткән өчен, «Галия» мәдрәсәсеннән куылган алтмыш биш шәкертнең берсе Заһид Миравалов Бәргәрдә белем тарата башлый. Т.Әйди. – Яшәсен ислах! Яшәсен каһарман татар шәкерте! Яшәсен милләтнең яшь көрәшче каһарманнары! – дип гөрләп, тавыш күтәрелде. Г.Ибраһимов. Аның урынына «Шәкертләрнең чын ислах сорау вакыты килде» дигән, зур таләпләр куеп язган исемсез мәкалә чыкты. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә