ИСЛАМЧЫЛЫК и. тар. 1) Исламчы (1 мәгъ.) булу. Исламчылыкта төрки-гарәби исламны яклаучылар (таррак алганда, кадимчеләр) – болгарчылар, татар исламы яклылар (җәдитчеләр) – татарчылар. Р.Сафин. Татар милли идеясен эзләгәндә, күпләр, бигрәк тә соңгы вакытта, исламчылыкка мөрәҗәгать итә. Р.Сафин. Минемчә, безнең рухи нигезләребез, идеологиябез татарчылык, исламчылык һәм заманчалаштыру (модернизация) кебек өлешләрдән торырга тиеш. Мәдәни җомга

2) к. исламизм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә