ИСЛА’МЧА рәв. Ислам дине кануннарына туры китереп; ислам диненә хас булганча. --- Асылгәрәй карт, биредә торган бер генә сәгатен дә әрәмгә уздырмыйча, аларга дин-ислам турында сөйләде, исламча яшәү үрнәген күрсәтте. Ф.Бәйрәмова. Мөселман кешесе һәм исламга өндәүче буларак, Ибне Фадлан исламча яшәү рәвеше турында сокланып яза ---. Ватаныбыз тарихы. Мәрхүмне монда китергәч, исламча юу, кәфенләү буенча белгеч бөтен йоланы җиренә җиткереп башкарачак. Юлдаш |