ИСЛАМИЯТ и. гар. кит. к. ислам. Исмәгыйль абзый һәр мөселманның исламияткә кире эшләр эшләргә мәҗбүр булуын күрә. Г.Тукай. Аңламагансыз: минем углым Ходаяр дингә ислах кереп, исламиятне үз җиребездә ныгытырга тырыша. Т.Гыйззәт. Дөньялыкның соңгы көне һәм мәңгелек яңа тормышның башлану вакыты исламияттә Кыямәт дип атала. Р.Фәтхерахманов |