ИСЛАМ и. гар. VII гасырда Гарәбстанда барлыкка килеп, тарафдарлары «мөселман» дип аталган, Аллаһның барлыгын һәм берлеген, Мөхәммәд пәйгамбәрнең аның илчесе булуын тануга нигезләнгән, дөньякүләм таралган өч диннең (христиан һәм будда диннәре белән беррәттән) берсе; мөселман дине, мөселманлык. Байракны күргәч, даменла хәйранга калды: шулай икән, ди, дөрес икән, ди, бу урыннарда, ди, кәләпүшле мөселман балалары, яулыклы ислам хатыннары күземә рәхәт бирделәр, ди. Г.Ибраһимов. Ислам – иң демократик дин: ул кешенең рухын түрәләргә яки башка затларга буйсынудан арындырып, аңа үз акылы белән яшәргә тулы хокук бирә. Р.Сафин. Гарәпләр, ислам динен кабул иткәнче үк, ай һәм кояш еллары арасындагы аермалыкны белгәннәр ---. Мирас |