И’СКИТМӘЛЕ с. диал. к. искиткеч . Көмешлесу авылы халкы арасында да имеш-мимешләр арта барды, алар берсеннән-берсе артыграк, искитмәлерәк була башлады. Я.Зәнкиев. Әбинең кечерәк кенә түгәрәк бөкресе дә чыккан инде, тешләре дә берән-сәрән генә калган. Шулай да аның кодрәте белән дәрәҗәсе искитмәле. Г.Бәширов. – Быел минем классымда кырык ике бала укыячак. Искитмәле хәл, – [диде Хәнифә]. М.Хәбибуллин |