И’СКИТКЕЧ с. 1. Гаҗәеп, сокландыргыч, хәйран калдырырлык; шаккатарлык. Табигатьнең искиткеч серлелеге аңарда табигатьнең көченә ихтирам уята, аны дулкынландыра, хәтта көнләштерә иде. Г.Бәширов. Хәтерегездә микән: мине укырга озатканда, искиткеч табын әзерләгән идегез. Ф.Яруллин. Бодай оныннан алабута-мазар кушмыйча гына пешерелгән умач искиткеч тәмле аш икән ул. М.Әмир 2. рәв. мәгъ. Чамадан тыш, чиктән тыш, хәйран калдырырлык итеп. Безнең дустыбыз, совет сугышчысы старшина Шәйхетдинов, искиткеч әрнеп, газапланып һәлак булган. А.Шамов. Ни гаҗәпләнгән булсам да, мин Люциянең күлмәге бик кыйбат тукымадан, искиткеч оста тегелгән икәнен күрми кала алмадым. М.Маликова. [Ул] Гаязның яр башыннан егылып төшү моментларын бөтенләй хыялый әкиятләргә охшатып, искиткеч итеп сөйләде. М.Әмир |