И’СКИТӘРЛЕК с. 1) к. искиткеч. Режиссёр ханым искитәрлек чибәр. Аның матурлыгын Бибиса тел белән сөйләп аңлата алмас иде. С.Сөләйманова. Урам аша каршыда гына диярлек таш мәчет. Таш! Бу инде үзе минем өчен искитәрлек күренеш. М.Әмир. [Варис] Бер дә искитәрлек нәрсә булмаган кыяфәт белән сүзен башлады. М.Хәсәнов 2) к. искитәрдәй (2 мәгъ.). Фәхретдинов өчен бу хәбәр әллә ни искитәрлек яңалык булмаса да, Зиннәт өчен көтелмәгән нәрсә иде. Р.Кәрами |