ИСКЕЧЕ и. тар. 1) Искергән, тузган әйберләр белән сату итүче кеше; иске-москычы. Күршесе искече карт та килеп керде. Ш.Камал. Ул кибетче малайларга, читекче, кәвешчеләргә ак яка киертте, искедән киеп килгән казакиларын искечегә саттырып, һәйбәт бумажный материядән «пинжәк» тектертте ---. Р.Гали

2) Консерватив, реакцион, иске карашлы кеше. Коткарылды Оренбург, искечеләр булды хур. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә