ИСКЕ’ЧӘ рәв. 1. 1) Иске заманга, иске тәртипләргә, иске карашларга туры китереп. Ул, кыз вакытында искечә генә тәрбияләнеп, аннан соң иске бер тегүче Ибраһим байга «хәләл җефет» булган. Ф.Әмирхан. Сез артыгын искечә фикер йөртәсез. Ф.Яруллин 2) Үзгәрешсез, элеккечә. Тик җавап һаман искечә, бердәнбер кырыс сүздән тора иде. М.Насыйбуллин. Өй эчендә бар нәрсә искечә, бөтен әйбер үз урынында --- иде. Ә.Еники. Зәйтүнә, кырыена утырып, хатынның нечкә беләзеген кулына алды: – Хәлебез ничек безнең бүген, Рәзилә? – Искечә инде. М.Маликова 3) Гарәп шрифтында, гарәпчә. Милашкин бер биткә гарәп хәрефләре сызгалап та бирде. Гыйльманов искечә белә иде --- күзләре шар булып маңгаена менде. Х.Камалов. Борынгы язмалар эзсез югалалар. --- Искечә белгән укымышлылар да сирәгәя бара. М.Галиев. Әһә, исәп-хисап эшләре искечә, гарәпчә языла икән. А.Әхмәт 2. с. мәгъ. 1) Иске стиль белән исәпләнгән. Яз бик алдаучан ул. Искечә март бетмәгән бит әле. М.Маликова. Бүген төнлә, Алланың рәхмәте белән, искечә февральгә керәбез. М.Хуҗин. Атна буена шушылай холыксызлану кышның үзен дә туйдырды-ардырды бугай, искечә елның соңгы көнендә, ниһаять, һава торышы тиз генә үзгәрмәскә урнашты кебек. М.Хуҗин 2) Гарәп шрифтында язылган. Дин китабы түгел бу, искечә хәрефләр белән язылган гына. М.Хуҗин. --- өйнең иң түр почмагында, искечә язулы рамнарны ышыклап, таныш читлек эленгән. Г.Гыйльманов |