ИСКЕРҮ ф. 1) Вакыт үтү белән яки еш, күп кулланудан тузу, яраксыз хәлгә килү. Бу ботинкам искергән, тагын бер ботинкам бар-барын да, анысын яратмыйм. Г.Камал. Кичә Нәфисә янына кереп, ул: – Өстәмәгә тигән бодаең белән өйне сипләтербез, бик искергән! – дип кисәтеп куйган иде. Г.Бәширов. Пальтом искерде, яңаны тектерергә булдым. И.Гази

2) Куәте кимү яки бөтенләй айну. Сыра искерү. Камыр башы искерү

3) Яңалыгын, йомшаклыгын югалту; кибү, кату. Анда да ашарга искергән арыш икмәге белән күгәргән ярмадан башка әйбер җибәрмәде. Г.Ибраһимов. Ул икмәк тагы бик тиз искерә бит, мал багучы ул кадәр искергән икмәкләрне кая куйсын? Г.Тукай

4) физ. Вакыт үтү белән яки җылылык тәэсирендә материалларның (металларның, полимерларның) үзлекләре үзгәрү

5) Хәзерге көн, хәзерге заман таләпләренә җавап бирми торганга әйләнү; яраксызга чыгу. Без, бу китаптагы ысулны искергән санаганлыгыбыздан, мөгаллимнәргә [тәкъдим] итәргә җөрьәт итмибез. Ф.Әмирхан. Янәсе, Нәфисәләр чоры узды, ул романнар искерде. Р.Миңнуллин. «Ярык» сүзенең беренче мәгънәсе искерде: ул «яктылык» мәгънәсен инде белдерми, бәлки, агач әйберләрдәге аралыкны – ачыклыкны белдерә. Ф.Сафиуллина

6) Беренче әһәмиятен, актуальлеген, кирәклеген югалткан. Газета искергән хәбәрне яратмый. И.Гази. Бу чорда безнең поэзиябез дә, шагыйрьләребез дә бик нык үсте, үзгәрде. Яңа шагыйрьләр килде, күп шагыйрьләр искерде. Р.Миңнуллин. – Атаңнар сүзен сөйлисең. – Минем атамнар сине начарлыкка өйрәтәмени? – Аларның фикере искерде инде. Ф.Яруллин

7) күч. Тормыштан артта калу. – Ну, монда дөнья һаман шул килеш икән, – диде Линар. – Искергәнсең икән син дә, апа. Радиолаң да кадими заманныкы, җырларың да. М.Маликова

8) күч. Олыгаеп таушалу, көчсезләнү. – Кайтып дөрес иткәнсең, – диде карт, Ихтыярның уйларын белгән кебек. – Картайдык без, искердек. Р.Вәлиев

Искерә бару Торган саен, көннән-көн ныграк искерү. --- кар базы өстендәге куыш, хәтта мунча да елдан-ел искерә, иңә бара. М.Маликова. Былтыр болай түгел идем, Быел әллә нишләдем... Искерә бара елларым, Искерә барам үзем. Р.Корбан. --- мондый үзгәрүнең икенче сәбәпләре дә булуы ихтимал. Мәсәлән, «кытай татары кайту» хәбәренең искерә баруы, күзләрнең дә «ят чырайга» күнегә төшүе. Казан утлары

Искерә башлау Искерү билгеләре күренү, беленү. Мунча ташы искерә башлагандыр, чак кына төтен әчесе бар. Ш.Янбаев. Август аена кереп, искерә башлаган җәйне яңартып ала торган яңгыр бу. М.Хуҗин. Ә менә саклау ягы кыенрак ул ризыкларны, казылыкны саклап булса да, калганнары айлык юлда искерә башлый. М.Хәбибуллин

Искерә төшү Тагын да бераз, беркадәр искерү; беркадәр искергән хәлгә килү. Киеменең искерә төшкән булуына карамыйча, керсез, тузансыз булуы бу татарны миңа сөекле күрсәтә иде. Ф.Әмирхан. Ак өй идәненә, бераз искерә төшкән Бохар паласы өстенә табын әзерләнгән иде. А.Шамов. [Салихҗан] Капкадан керә-керешкә, бик эшлекле кыяфәттә, искерә төшкән йортны --- караган була. А.Вергазов

Искереп бару Акрынлап, аз-азлап искерү. Теге башкорт егете – усал солдат Закир – үзенең дүрт иптәше белән, искереп бара торган, шулай булса да әле таза бер йортка барып керделәр. С.Җәлал. Алар искереп, җимерелеп барган агач баскычтан тиз-тиз генә өскә күтәрелделәр. А.Шамов

Искереп бетү Тулысынча искерү. [Бүлмәнең] Обойлары каралып, искереп беткән, урыны-урыны белән ертылган да. Г.Әпсәләмов. Искереп беткән пальтомның өтек якасын күтәреп, ашыга-ашыга, Чернышевский буйлап --- киттем. Ә.Еники. --- эчпошыргыч тынлыкка өйдәге һәрнәрсәнең соң дәрәҗәдә искереп, какшап, төссезләнеп беткән булуы да сәбәпче иде… М.Маликова

Искереп калу 1) Ниндидер сәбәптән соң, тәэсирдән соң искерү; кинәт искерү

2) күч. Актуальлеген, хәзерге вакыт өчен әһәмиятен, кирәклеген югалту. Бая цех начальнигыннан һәм витринадан күчереп алган мәгълүматлар берьюлы искереп калган төсле булып күренделәр аңар. Г.Минский

Искереп килү Искерүгә таба бару; акрынлап, аз-азлап искерү хәленә якынаю. Әтидән калган өй дә, абыйлар үзләре тергезеп киткән каралты-кура да, сипләп торуга карамастан, искереп килә. Х.Сарьян

Искереп китү Бераз, берникадәр искерү. Күмәчләр алып килгән идем. Күп булгач, искереп китәр инде. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә