И’С КЕРҮ ф. 1) Ашамлык бозылу, тәмсезләнү. Җылыда торып ашка ис кергән

2) сөйл. Берәр нәрсәгә бик аз гына күләмдә икенче бер нәрсә кушылу. Бу өчпочмак итенә бераз үрдәк исе дә кергән

3) күч. Яшүсмерләрдә каршы җенестәгеләргә карата кызыксыну уяну, игътибар итә башлау. Кыз тәмам өлгергән, сылуланган, үзенә егетләр исе дә кергән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә