ИСКЕ-МОСКЫ с. 1. Күп һәм еш кулланудан таушалган, тузган. Иске-москы сәләмәнең җөенә яшеренгән вак җанварлар шатор-шотыр килә башлады. Р.Кәрами. Салкын өйдә, иске-москы чүпрәк арасында бөгәрләнеп яткан малайны күршеләре Бәйрәмгали бабай --- үзләренә алып чыкты. Ф.Сафин. Иске-москы әрҗәдән калган фанер кисәкләре җыйдым. М.Әмир

2. и. мәгъ. Киелеп тузган, таушалган, искергән әйберләр. Әллә кайчан тезеп куелган, ни икәне өстенә язылган иске-москылар янына кил дә кеше әзерләп биргән сүзләрне сөйләп көн уздыр, имеш. К.Тимбикова. Күпмедер вакыт үткәч, --- безне иске-москыга төреп, өебездән алып чыктылар да, Шәкерт абый белән Мулла җиңгәй үз өйләренә алып керделәр. Ә.Афзалова. Кич белән Сабир эштән кайтканда, иске-москыга төргән ике нарасыйны Зөһрә алыш-тилеш имезеп азаплана иде. С.Зыялы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә