ИСКЕЛЕК и. 1) Тормышта, көнкүрештә элеккеге, ата-бабалар вакытындагы тәртип, гореф-гадәт, зәвык. – Минемчә, градирняның шахтасын монолит бетоннан күтәрергә кирәк. – Бу кире искелеккә кайту була түгелме соң? Р.Кәрами. Мәктәпнең яңа яшь директоры Илгиз Туктаров ныклы гына тамыр җибәреп өлгергән иске тәртипләргә каршы сугыш ача. Ләкин күнегелгән гадәтләр һәм искелек, күз буяу шактый көчле ---. Әдәбият. Ә менә авыл карты Шәвәли, үз хуҗалыгы турында гына кайгыртканы өчен «вак милекче» мөһире сугылып һәм искелек тарафдары рәвешендә --- уңай геройларга каршы куела. Татар әдәбияты тарихы 2) күч. Һәртөрле яңалыкка каршы булу; фикер торгынлыгы. Совет чоры тәрбиясе яңача фикер йөртергә, искелектән чыгарга һаман да комачаулап килә |