ИСКЕ’ КЕРӘШЕННӘР и. этн. XVI–XVII гасырларда ук чукындырылган татарлар. Галимнәр керәшеннәрне, христиан диненә күчерелү вакытларына мөнәсәбәтле рәвештә, «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә бүлеп йөрткәннәр. Ф.Гарипова. Иске керәшеннәрнең телендә дә, җырларында да, киемнәрендә дә борынгылык күбрәк сакланган, дип язалар. Х.Сарьян. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан буйсындырылганнан соң, ягъни XVI урталарыннан башлап 1741 елга кадәр христиан диненә күчерелгән татарлар «иске керәшеннәр» дип йөртелгәннәр. Ф.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә