ИСКЕ’ ДИНЧЕ и. иск. дини Россиядә XVII гасырда христианнарда дини таркалыш сәбәпле барлыкка килгән һәм иске чиркәү кануннарын (иске динне), элеккеге тәртипләрне саклап яшәргә омтылган дини агым тарафдары; русчасы: старовер. Пугачёв Алаттагы бер иске динче рус купецы белән --- каравылчы солдатларны эчертеп --- качкан. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә