ИСКЕДӘН рәв. 1) Борын-борыннан; элек-электән. Искедән бирле аш-су күреп килгән дус-ишләр бөтенләй үк хәтерләреннән чыгарып бетермиләр әле. Г.Камал

2) иск. Күптәннән. Шуның өчен Сәгыйдә: «Хәзрәт, сәфәр ае кергәнче, әллә эшне тәмамлыйкмы?» – дигән сөальгә дә хәзрәт, искедән сөйләнеп беткән кебек: «Үзең кара, остазбикә!» – диде. Г.Исхакый. Ул кибетче малайларга, читекче, кәвешчеләргә ак яка киертте, искедән киеп килгән казакиларын искечегә саттырып, һәйбәт бумажный материядән «пинжәк» тектертте ---. Р.Гали.

Искедән калган Борынгыдан килгән, электән калган. Минем күземдә искедән калган бер пәрдә булган икән. Г.Ибраһимов. Сездә дә, бабай, искедән калган язмалар юкмы дип килгән идек. М.Галиев. Кешегә кунакка йөрү, үзеңә кунаклар чакыру – искедән калган начар гадәт ул. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә