ИСКЕ с. 1. 1) Озак вакытлар буена яки еш куллану нәтиҗәсендә cүсәргән, искереп җимерелү алдында торган, кулланышка яраксыз хәлгә килгән; тузган, таушалган. --- колхозның уңышы елдан-ел арта барганга, иске келәтләр, иске базлар гына аны канәгатьләндерә алмый иде. Г.Әпсәләмов. Радиолада иске пластинка бер ноктада әйләнепме әйләнде ---. Р.Хафизова. Иске, кыршылган гына тун кисә дә, аның астында әзмәвердәй таза гәүдә йөрткән өлкән яшьләрдәге бер ир телгә килде. В.Имамов

2) Хәзерге таләпләргә, чорга туры килми торган, заман таләпләренә җавап бирми торган; заманнан артта калган; модадан чыккан. Сафый Насыйбуллин – кыскарак буйлы, ак кергән чәчле, искерәк модада европача киенә торган Казан сәүдәгәре. Ф.Әмирхан. Атасы никадәр иске фикерле борынгы кеше булса да, анасы бик сөеп иркәләгәнлек сәбәпле, байбәтчә бара-бара атасының сүзенә күп колак салмыйча, үз теләгәнчә --- киенә башлады. Ш.Мөхәммәдев. Заманалар үзгәргән, таләпләр үскән, ә архитекторлар иске традицияләрдә тәрбияләнеп үскән кешеләр булып калганнар. М.Маликова

3) Үткәндәге иҗтимагый, сәяси, икътисади төзелешкә караган. Иске татарларыбыз аяклары белән уйларга өйрәнеп, башларына бөтенләй ихтыяҗлары беткән. Ф.Әмирхан. Унҗиденче елның октябрь җилләре Казан губернасын да урап-урап исте: тарих юлында черегән яфраклар төсле аунап яткан иске хакимиятне себереп түкте. З.Фәтхетдинов. Хәзер адәм балалары «намус» ише иске режим калдыгы белән санашмый ---. Х.Камалов

4) Күптәннән бирле яшәп килгән; күптәнге, әллә кайчангы. Шул иске җир-суның, таш пулатларның, шул иске магазиннарның кире тагы үзләренә кайтуы турында, дөньяның иске эзгә төшүе турында саташа. Г.Ибраһимов. Биредә, иске Әлмәттә, урамнар караңгырак, ә өске якта – яңа Әлмәттә – бик күп гирляндалар балкып торалар. Х.Камалов. Һәр адымын атлаган саен, ул үзенең иске дусларына якынлаша, йөрәге очрашу шатлыгыннан дулкынланып тибә. Г.Әпсәләмов

5) Булып үткән, элек булган. Шуларны күргәч, кире иске тормышыма кайтасым килми. М.Гафури

6) Күптәнге, электә булган, элеккеге. Пешмәгән җырларның байтагы иске җырларны бик ятышсыз, механик рәвештә яңача үзгәртеп ясаган җырлардан тора. М.Җәлил. Флегант авыр итеп сулыш алды: ахры, хатирәләр белән бергә иске яралары да кузгалды. З.Фәтхетдинов

7) Бик күптәнге, борынгы, элекке замандагы. Үләсе елларында Ибраһим, мәрхүм, Казан тарихы турында китап язам, дип, берничә тапкыр минем өйгә килеп, иске Казан һәм Пугач явы турында --- сорашты. М.Гали. Болар бар да – иске заман тәрбиясеннән, хатын-кызга курчак, чәчәк итеп караудан килгән нәрсә. Г.Кутуй. Бабай, без иске китапларны, кулъязмаларны яңадан бастырып чыгарырга исәпләп йөрибез… Г.Галиев

8) Былтыргы, узган. Син китәсең, безне базга бикләп, хуш, иске ел, көмеш сакаллы. М.Җәлил // Былтыргы, узган ел уңышыннан калган. Казып чыгарган бәрәңгеләрне, сабакларыннан кага-кага, бер күчкәрәк өяргә керештем. Миңа карап, син үз фикереңне белдерәсең: – Иске «ана» бәрәңге беркемгә дә кирәк түгел. Н.Хәсәнов. Июль аенда аларның базында киселгән ярты чиләк бәрәңге дә калмады. Яңасы өлгермәгән, искесе беткән чак. С.Зыялы. Туфракта иске орлыктан яңа бәрәңге үрчетү аңа күктә яңа йолдыз үстерү белән бердер кебек. А.Хәлим

9) Моңа кадәр булган, моңа кадәрге. --- Гөлгенә яңа йортны иске урынга эшләтмичә, икенче урынга салдыра. М.Җәлил. Иске председатель, җыенга үз кешеләре генә килүне күреп булырга кирәк, шат йөри. Һ.Такташ. Бу иңкеллек, бу тар гына батынкы җир елганың кайчандыр иске эзе булган. Н.Фәттах

10) Срогы чыккан, хәзер гамәлдә булмаган, кулланылып ташланган. Трамвай тукталышларында бер тәмәке төпчеге, иске билет әсәре күрмәссең. С.Зыялы. Иске абонемент

11) Күптәннән мәгълүм, күп тапкырлар кабатланган. Таныш, иске сораулар өр-яңадан алга килеп басты: үтерүнең сәбәбе нәрсәдә? З.Фәтхетдинов

2. и. мәгъ. 1) Күп кулланудан тузган, таушалган әйбер. Бар, әнә баскыч астына чык та өс-башыңны алыштыр, искеләреңне чүплек савытына ташлап китәрсең. М.Маликова. Энемнең өстендә – әтидән калган, искедән бозып тегелгән кыска бишмәт. М.Әмир. Әти белән әни каршы торып караганнар иде дә, авызларын тиз томаладым. Җилкәм үсте, синең искеңнән бозып теккән камзулга сыймый башладым, дидем. Ф.Хөсни

2) Яшь балаларның астына салына торган чүпрәк; бәби чүпрәге. Чынлап та, хатынның идәнгә сузылган сул беләге өстендә искегә төргән бер сабый да ята иде. Ә.Еники. Фәтхерахман --- бәби искеләренә хәтле юа. Б.Камалов. Озак та үтми сандык янәшәсенә --- япмалар, күкрәкчәләр, бала искеләре – тагын да әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр өелә барды... А.Хәлим

3) Тормышта элекке заманга хас, хәзерге вакыт өчен искергән нәрсә, күренеш. Савымчыларның күпчелеге бу яңа ысулга ышанып бетмәделәр, һаман да шул ике куллап искегә ябышып яту ягын карадылар. М.Хәсәнов

4) Элекке, үткән заманга хас, хәзерге вакыт өчен яраксыз фикерләр иясе; искелекне яклаучы, консерватор. Җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул. Г.Тукай. Барысы да – иске тип сәүдәгәр, «без – мөселман» дип, үзләренең кадимлегенә шөкер итеп утыручы искеләр. М.Мәһдиев. – Башта алар шулай кыйланалар, – ди, – аннан соң үз калыпларына төшеп утыралар, – ди, – искесе дә башта кыйланган иде, төште, – ди ---. Х.Сарьян

5) Элеккеге, борынгы чор, заман. --- савыт-саба, кирәк-ярак искедән, борынгыдан калган булса да, һәммәсе үз урынында --- иде. М.Маликова. «Бу иске дөньяны җимерәбез. Искене җимермичә, яңаны корып булмый», – дип сөйләнде ул. Ф.Яруллин // Элек булган, кайчандыр кулланылган әйбер. Мәүлә абый үзе: – Аю күлендәге машина тагын ватылган, – дип зарланып куйды. – Искедән генә җыйган машина бит, – дидем мин аңа каршы. Л.Ихсанова. Чыннан да, каян табылган бу әйбер? Борынгымы ул, әллә шушы заманның оста куллы берәрсе юри искегә охшатып койганмы? Ф.Сафин

6) Элек булган хәлләр, вакыйгалар. – Гөлшәй, – диде Гайса бераздан: – Гафу ит инде, Гөлшәй. Искеләрне онытыйк та яңадан бергә кушылыйк. Г.Әпсәләмов. – Инде мең ел җир куенында яткан мәетләрне кузгатып, --- [салынган] шәһәрнең нигезе бәрәкәтле булыр дип уйлыйсыңмы? – Искене җимермичә, яңаны салып булмый. Р.Вәлиев

7) Элек кулланышта булып та, хәзер гамәлдән чыккан нәрсә. [Сыерны] Тугыз йөзгә килештек. --- Иске белән тугыз мең бит ул. М.Галиев

Иске авыздан яңа сүз Берәр кешедән көтелмәгән, урынсыз, дөрес булмаган яки гаҗәп сүз ишеткәндә әйтелә. – Кайсы станциядә төшәсең син, Мотыйк абый? – Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, киләсе станциядә, дип торам ич. Р.Вәлиев. – Менә иске авыздан яңа сүз! Ничек инде сөйләшер кеше юк?! – дип гаҗәпләнде Рәсимә апасы. – Яныңда әниең бар иде ич синең! Ә.Сафиуллин. – «Өйләндем» дип, улым. Алдан хәбәр итү юк, киңәшләшү юк. Иске авыздан яңа сүз, ишетмәгән колагым ишет. Ф.Сафин. Иске бер тиен кимс. 1) Шомарган, әрсез кешегә карата әйтелә; 2) Кыйммәте, файдасы, кирәге юк дәрәҗәдә аз булган нәрсә турында әйтелә. Иске бер тиен кебек Кайтуы яки сөйләве кирәксез булып та, кайткан яки сүз сөйләгән кеше турында. Атна-ун көннәр үтте микән, баш агроном иске бер тиен кебек тагы күренде. Х.Камалов. Иске бер тиен төсле к. иске бер тиен кебек. Чыннан да, сәер кеше булып чыкты ул. Үзенә тиешле ике атнасын эшли дә больницага кереп ята. Ә буровойга барыр көн җитү белән, иске бер тиен төсле кайтып җитә. М.Зарипов. Кем белә, может, тагын да иске бер тиен төсле ялтырап кайтып килербез әле. Ф.Бурнаш. Иске бистә асравы кимс. 1) Үз-үзенә шаккатып, эшләмичә йөрүче кеше турында; 2) Җыйнаксыз кеше турында әйтелә. Иске бишмәтне кузгату Булган, онытылган эшне, үпкә-хатирәләрне яңадан кузгату, искә алу. Я, ярый, иске бишмәтне кузгатмыйк – тузаны чыкмасын. Үткән-беткән, өстенә үлән үскән. Г.Мәхәммәтшин. Иске җыр җырлау Күп мәртәбә ишетелгән, сөйләнгән сүзне кабатлау. – Улым, тап син Гөлнарага вакыт, тап. Ычкындырма алтын балыкны ятмәдән! – Әни, син тагы иске җырыңны җырлыйсың! Н.Гыйматдинова. Иске искедән Бик күптәннән, борынгыдан. Иске искедән калган йолаларны онытырга ярамый. Иске колакчын кидерү Бөлдерү, матди яктан авыр хәлгә калдыру. Иске корсак – яңа аш Күчтәнәч ашамлык алып авыз иткәндә әйтелә. [Бибкәй:] Менә күчтәнәч. [Гөлбикә:] Я, иртәдән бирле иренем кычыта иде, иске корсак – яңа аш! Н.Исәнбәт. Иске күз Күптәннән, электән таныш кеше, элекке дус. Иске мунча, иске таз Бер үзгәреш тә, яңалык та булмау турында. Иске мунча, иске таш к. иске мунча, иске таз. [Харис] Бераз уйланып торгач тыныч кына: – Безгә институтта ук эш киеме белән китәргә куштылар, ә син ефәк күлмәк белән. Ике-өч атнага махсус эш киеме бирсеннәрме әллә? Кыйммәткә төшәсең... совхоз өчен. – Э-э, иске мунча, иске таш!.. З.Вәли. Иске мунча себеркесе чәйнәү Файдасызга, бушка сөйләү, йөрү. Бу заманда юк сүз сөйләп, иске мунча себеркесе чәйнәп тормагыз. Н.Исәнбәт. Иске мунча фәрештәсе кимс. к. иске чабата олтаны. Анда Вәли мулла һәм Ф.Сәймани кебек иске мунча фәрештәләре адәмиләрнең көфер вә иманын язарга вә печать басып торырга [боерылганнардыр]. Г.Тукай. Иске тунны кузгату к. иске бишмәтне кузгату. Иске чабата эвф. 1) Бизгәк авыруы, малярия; 2) миф. хур. Җен, пәри. Юкка ышанучы крестьяннар элек җенне, хурлау өчен, «иске чабата», «сыңар тәрәзә» дип исемлиләр иде. Х.Кәрим. Иске чабата белән куу Хурлап, мәсхәрәләп, мыскыллап куу. Син, Фәсхи абзый, үзең дә йомшаграк. Мин синең урыныңда булсам, [аны] иске чабата белән совхоздан куар идем. Ф.Сәйфи-Казанлы. Иске чабата олтаны Ямьсез яки кирәксез кешегә карата мыскыллап, мәсхәрәләп әйтелә. Шул чепи күзле нәрсә гүзәлләр солтаны буласы, имеш. «Иске чабата олтаны» дисә, бер хәер иде. Г.Камал. Иске читек олтаны к. иске чабата олтаны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә