ИСКӘРҮ ф. 1) Искә төшерү, хәтергә килү, онытылган әйбер хәтердә яңару. Солдат нәрсәдер искәргәндәй булып, Сәгыйтовка карап торды да: «Бу шул түгелме икән?..» – дигән уйга калып, сөйләүченең янына барды. М.Гафури 2) Кисәтү, исенә төшерү. Әни Казанда берәрсендә тотып укыту ягын карады, әти кыз балага алай кыен булганын искәрде. К.Миңлебаев 3) Күрү; абайлау; белеп, аңлап алу; сизү. Кош-корт тирәсендә иртәнге эшләрне бетергәч, Җәмил киемнәре керләнгәнен искәрде. Н.Әхмәдиев. Ул баскычтан ничек менгәннәрен дә искәрмәде. М.Маликова. Фәрдәнә биек баскычтан ничек төшкәнен, урам аша чыгып, ничек бакчага килеп кергәнен үзе дә искәрмәде. С.Сөләйманова 4) Игътибар итү, дикъкать итү. Зилә, чырыйлап, кайнар бәрәңгене төшереп җибәрде. Айдар читкә караган булып утырса да, барысын да искәрә. М.Галиев. Әйтерсең ул --- үзенең толлыгын, җилкәсенә төшкән тормыш авырлыкларын, мәшәкатьләрен искәрми ---. Н.Хәсәнов Искәрә башлау Абайлап алу; игътибар итү. Шуннан соң искәрә башладым: ашханәдән чыккач, кыргый урман хозурлыгында, кышкы кояшның нурларын сеңдереп, төркем-төркем язучылар гәп коралар иде. М.Галиев. Аннан соң байтак кына егетләребезнең сакланып, үзләрен бик тә тыярга тырыша-тырыша гына сөйләүләрен дә искәрә башладым. М.Вәлиев. Бераздан мин Сафинның авызы ерылып та күзләренең бер дә көлмәвен искәрә башладым. Р.Вәлиев Искәрә килү Күптәннән үк, һәрдаим искәрү. Сәлим абый Хәмитне иң авыр вакытларда да җебеп төшми торган тәвәккәл, кирәк чакта нык куллы җитәкче буларак ихтирам итә, әмма аның тагын кайбер якларын да искәрә килә иде. Р.Фәизов Искәрә тору Даими, һәрвакыт искәрү. Мисхәт --- соңыннан санарга өйрәнгәч, аларның [китапларның] төп-төгәл унбиш данә икәнен һәм шуннан кимемәүләрен дә, артмауларын да искәрә торды. М.Шаһимәрдәнов Искәреп алу Кыска гына вакыт арасында күреп абайлау, тиз арада искәрү. Бервакыт, география картасыннан бергәләшеп Изге Елена утравын эзләгәндә, Илгиз аны [миңне] искәреп алган иде. Г.Галиев. Ничә якшәмбе булган икән, дип искәреп алды Бибиса, врачларның озак күренми торуларын хәтеренә төшереп. С.Сөләйманова. Егылган җирдә Әнвәр үзенең җыелып торган бозлы суда ятканлыгын тәне өшүдән искәреп алды. Х.Камалов Искәреп бару Берсе артыннан берсен искә төшерү, бер-бер артлы искәрү Искәреп йөрү Күптәннән сизенү, әллә кайчаннан искәрү Искәреп калу Искәрергә өлгерү, тиз арада искәрү. Алай да авылга бу юлдан менмәскә әле. Кешеләр күреп, искәреп калмасын... Р.Фәизов. Бу ыгы-зыгыда Әмир дә, Динис тә Аппакның каядыр югалуын искәрми калдылар. Р.Зәйдулла Искәреп тору Әледән-әле яки даими искәрү, исенә төшерү. Ә лобогрейка алдына утырган малайга Мостафа әледән-әле искәреп тора. Ш.Камал |