ИСКӘРТҮ ф. 1. 1) Искә төшерү; хәтердә, күңелдә яңарту. Монда бытбылдык, тургай тавышлары аның кыз вакытларын, үзенең тиңдәшләре белән урак урып, печән җыйнап йөргән заманнарын искәртә иделәр. Ш.Камал. Кешелекле эчке бер тойгы гына аларны [Сәмигулланың] кан туганы икәнен искәртә. М.Галиев

2) Берәр эш турында алдан хәбәр итү, әйтеп кую, алдан кисәтеп кую. Уяу дустым, искәрт байларыңа: Бу сөякләр бер көн үлчәнер. М.Җәлил. Аны Нина алдан искәртмәгән, ахры, искәртеп тә, бәлки, үз сүзен итәсе килгәндер: ничек булса булган, Нина, беребезне дә зур тәнәфескә чыгармыйча, бик коры гына итеп, Максимовка класс алдында Сәрвидән гафу үтенергә кушты. Х.Сарьян. Көннәрдән бер көнне, аһ-уһ итеп, Елена Мачтакова райкомга кайтып керде һәм, без аулакта икәүдән-икәү генә калгач: «Аяз, бел, мине МГБга чакырдылар, синең хакта бик җентекләп сораштылар», – диде. Кисәтү иде бу, искәртү. А.Гыйләҗев // Әйткәнне, кушканны, үтәргә тиеш булганны үтәмәгәндә, тыңламаганда кисәтү ясау. Бәби йоклый, дип, ничә тапкыр искәрттем инде мин сезне!

3) Алдан күрү, аңлап алу, сиземләп кисәтү. Ә.Баянов беренчеләрдән булып яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте. Әдәбият // Алдан күренү, аңлатып тору, сиземләнү. Әле бит югыйсә бернәрсә дә Хрущёвның шулай тиз чөеләсен искәртми иде. Р.Кәрами

4) Игътибар итү, күреп алу, абайлау. Касыймның бала туганга шатланып балкымавын, сүзенең сүрәнлеген искәртте Зәйтүнә. С.Зыялы

5) әд. Текстка карата кыскача аңлатма, ачыклама, искәрмә ясау. Әсәрнең матбугатта басылып чыккан өзекләре дә «Гарнизон» романыннан» дип искәртәләр иде. Н.Гыйззәтуллин

6) Ничек эш итәргә кирәклеген аңлату, күрсәтү, юнәлеш бирү. Чабудан да тарта социализм, Иң хак юлны миңа искәртә. Х.Туфан

2. и. мәгъ. 1) Әйткәнне, кушканны, үтәргә тиеш булганны үтәмәгән өчен кисәтү, шелтә. Конференциядә катнашмаган фәнни хезмәткәрләргә искәртү ясалачак

2) Текстка карата кыскача аңлатма, искәрмә. Җитәкче күрсәткән искәртүләрне төзәтеп, мәкаләмне басмага тапшырырга җыенам

3) Аерым игътибар, дикъкать. Туфан шигырьләрендә пешеп җиткән эшчеләр турында искәртүләр булса да, бу типлар үтешле-китешле генә алына ---. Г.Нигъмәти

Искәртә бару Һәр очракны аерым-аерым искәртү, искә төшерү

Искәртә килү Электән үк, даими рәвештә яки әледән-әле, еш кына искәртү. [Марсель Сәлимҗановның] Алдан күрә белүчәнлеге, зирәк зиһене, кешелеклелеге, абруе ваемсызлык чиреннән күпләрне искәртә килде. Т.Мөбарәков

Искәртеп алу Сүз уңаенда әйтеп узу, кыскача искәртү. Башта берничә сүз белән ни өчен җыелуларын, тикшерелә торган мәсьәләнең әһәмиятен искәртеп алды ---. Р.Кәрами. – Каударланма, кабаланма! Мондый вакытта хирурглар кебек тыныч, салкын канлы булырга кирәк, – дип искәртеп алды аны күзәтеп торган Фарсил. Р.Фәизов

Искәртеп калу Ниндидер бер мизгелдә, кыска вакыт арасында берәр вакыйганы, эш-хәлне искә төшерү, тиз арада искәртү, искәртергә өлгерү. Ибрай, аны-моны тоеп алганчы, фәкать бер генә нәрсәне искәртеп калды: әйтерсең лә ул үзе шаркылдап көлде, ә аның бирге ярдан аргы ярга сузылып яткан күләгәсе үксеп-үксеп елады шунда. Ә.Гаффар

Искәртеп килү Озак вакытлардан бирле, күптәннән һәм күп тапкырлар искәртү. --- укырга теләге барлыгын Мәхмүт гел искәртә килде. С.Зыялы

Искәртеп китү Сүз уңаенда әйтеп узу, кыскача искәртү. Тик шуны гына искәртеп китәм: картлар әйтмешли, чәчләребез чәчкә бәйләнеп үк туган булганбыз, күрәмсең, Сәкинә белән шул ук кичтә аңлашып, сөешеп киттек. В.Нуруллин. Әмма шунысын искәртеп китик: һәрбер хыялый әсәр --- ул әле фәнни фантастика жанрына карый дигән сүз түгел. А.Тимергалин. Беренчедән, шуны искәртеп китәсем килә: миңа иптәшләрнең принципиаль чыгышлары ошады. Шатлыклы кайгы

Искәртеп кую Нәрсә турында булса да алдан ук искәртү. Колхоз рәисе Шәкүр дә халыкны җыеп, шул турыда тагын бер тапкыр искәртеп куйды. Я.Зәнкиев. Моны аңа хәзер үк әйтү, һич булмаса искәртеп, сиздереп кую хәерле. Р.Кәрами. --- Суфия апа аның борсалануын күреп: – Мин синең өчен дә сөйлим, Нәҗметдинов! – дип искәртеп куйгач, тынып калырга мәҗбүр булды. В.Нуруллин

Искәртеп тору 1) Һәрвакыт, гел, даими искәртү. Шул буран, кар-яңгырлар буласын алдан белеп, искәртеп тора да инде безне, Ходай бәндәләрен, Ак Чагылкай дигән тау. З.Зәйнуллин. Хәеровны анда яхшы беләләр, форсат чыккан саен, аның нык куллы җитәкче икәнен искәртеп торалар иде. Ф.Сафин. Балалар, минемчә, өлкәннәргә сафлык, матурлык, ихласлык хакында искәртеп тору өчен кирәк. Г.Гыйльманов

2) Әле, хәзерге вакытта искәртү. Яшьләрне ярдәмеңнән ташлама. Хәер, нигә монысын искәртеп торам соң әле? М.Хуҗин

Искәртеп узу Сүз уңаенда искәртү. Шунысын искәртеп узу да артык булмас: мәҗлестә катнашучыларның берсе дә ата-бабаларының туган җиренә аяк баса алганнары юк икән. В.Нуруллин. Безнең белән дә таныштылар. Берочтан минем татар язучысы булуымны искәртеп узалар. Р.Мөхәммәдиев. Соңыннан күпме эзләсәләр дә, рогатканың табылмавын, бары тик көзен, --- бер сабакка уралган, --- резинка чыкканын искәртеп узыйк. А.Гыйләҗев

Искәртеп үтү к. искәртеп узу. Әмма кайткан мәлләрдә генә түгел, хәзерен дә кемнәрнеңдер ук атып, --- шул мәлдә үзләрен күккә чөяргә маташкан салам сыйраклар барлыгын да искәртеп үтәм!.. А.Гыйләҗев. Ул чакта шунысы бик гаҗәп тоелды Равилгә: монда да аңа Укмас клубында булган күңелсез хәлне искәртеп үттеләр. В.Нуруллин. Аннан соң моңарчы бронзадан коелган һәйкәлләрнең тора-тора яшел төскә кереп, өстәвенә, тузан белән аралашып ямьсезләнгәннәрен дә искәртеп үттем. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә