ИСКӘ’РТМИ рәв. сир. Сиздермичә, алдан хәбәр бирмичә, белдермичә, алдан кисәтмичә. Менә шулай, һичбер чакырусыз-нисез, искәртми-нитми генә чит кешегә барып керү килешмәгәнлеген бик яхшы аңласам да, Ф.Әмирханның кайда торуын, өй адресын белү өчен, тәвәккәлләп, Яңа бистәгә киттем. М.Бөдәйли. «Тел» кирәк дошман планын Яхшырак ачар өчен; Искәртми барып, фашистның Оясын басар өчен! М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә