ИСКӘ’РТМӘСТӘН рәв. Кинәттән, уйламаганда, көтмәгәндә; кисәтеп тормыйча. Гильотинмы кисәр газиз башны, Искәртмәстән яки атарлар, Ачлык белән буып үтерерләрме? Яки биек дарга асарлар? А.Алиш. Шулай көннәр үтә, шулай айлар үтә, һәм кинәт, искәртмәстән генә, тормышның зәгыйфь кенә яңа җиле син көтмәгән яктан исеп куя. Ф.Хөсни. Арт яктан килеп җиткән бер фриц, искәртмәстән, Шәяхмәткә кизәнде. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә