ИСКӘ’РМИЧӘ рәв. к. искәртмәстән. Бер кичне Зөлхиҗә аны-моны искәрмичә: – Карап торуга җыйнак кына гәүдәле, малайлык та чыгып бетмәгән үзеннән ---, – диде. Ф.Сафин. [Рәфис] Уйга бирелеп, искәрмичәрәк калган икән, маңгае белән «шап» бетонга! Н.Әхмәдиев. Шикле бәндәләр ул арада берни искәрмичә атлавын дәвам иткән Шәяхмәткә ябырылалар. К.Миңлебаев |