ИСКӘ’РМӘСТӘН рәв. к. искәртмәстән. Тотыш искәрмәстән аның эченә тибеп җибәрде – Алмыш ханның макталган алыбы «гөрс» итеп арты белән җиргә барып төште. Н.Фәттах. Нәсимә аның бу сагышлы тынлыгын атасы өчен көенүгә юрап йөргән көннәрнең берендә, Саимә аны, урамнан узып барышлый, искәрмәстән куып җитеп кочаклап алды. К.Нәҗми. Варис дәррәү кабынып китә торганнардан түгел. Әмма, искәрмәстән «забастовка» сүзен ишеткәч, түзмәде, кинәт усалланып әйтә салды. М.Хәсәнов |