ИСКӘ’РМӘС с. 1) Көтелмәгән, очраклы. Взвод сугышчылары дошман искәрмәс урында караңгы сентябрь төнендә елганы көймәләрдә һәм аннан-моннан укмаштырылган кечкенә салларда мыштым гына кичә башлыйлар. Г.Тавлин. Тәрәзә пәрдәләрен яңартмакчы идем. Болары бик искергән. Искәрмәс акча керми безгә... Башкача ничек акча җиткезәсең? А.Гыйләҗев

2) Күренмәгән, көтелмәгән. Искәрмәс түмгәк чана аудара. Мәкаль

3) күч. Астыртын. Искәрмәс эт каты тешли. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә