ИСКӘ’РМӘГӘНДӘ рәв. Көтмәгәндә, уйламаганда. Ә менә шулай дуамалланып, искәрмәгәндә мөгез чыгарып куюларыгыз үтерә, суя. М.Хәсәнов. Аннан соң «хәтер» дигәнең синнән сорап-нитеп тормый бит ул: искәрмәгәндә генә әллә кайчангы үткәннәрне искә төшереп җаныңны айкап-айкап ала. Ә.Сафиуллин. Аңа каршы килүче дошман искәрмәгәндә сикереп ияренә басты, сөңгесен күтәрде. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә