ИСКӘРМӘ и. 1) Төп фикергә карата бирелгән аерым бер аңлатма, ачыклама (мәс., текстагы берәр кагыйдәгә, закон пунктларына һәм аларның кайбер сүзләренә). --- мин ашыгыч җибәрелергә тиешле сызымның соңгы штрихларын үткәрә башладым. Астагы искәрмәгә дә бер-ике сүз өстәргә ниятләп кенә уйга калган идем… Ф.Баттал. --- идарәнең парткомы, стройкомы исеменнән район прокуратурасына язып, Тимерне каталажкадан чыгардылар. Әммә «судка кадәр» дигән искәрмә белән. М.Хәсәнов. Хатны ике кат укып чыктым, --- соңгы искәрмәсе үзе генә ни тора! Р.Ишморат

2) Теге яки бу нәрсәгә карата әйтелгән, язылган кыска фикер. Документлар барсы да әзер бит, янгын сүндерүчеләрнең, санэпидстанциянең искәрмәләрен күздә тотып, тагын төзәтмәләр кертелде. М.Маликова. Менә шул турыда бер искәрмә бирү артык булмас, иншалла. И.Салахов

3) Нинди дә булса хезмәткә карата бирелгән фәнни характердагы тәнкыйть фикере. Рецензентның бер киңәшен дә кабул итмәде ул [Варин]. Бит кырыйларына карандаш белән язылган искәрмә, күрсәтмәләрне бетергеч белән --- чистарткалады. М.Хәсәнов

4) Гомуми кагыйдәләрдән тайпылган очрак, төп кагыйдәләргә туры килеп бетмәгән фикер. Гомерендә бер тапкыр булса да хаталанмый калган хатын-кыз юк Җир шарында. Бу яктан Зөлфия генә искәрмә була алмый ич инде. Т.Галиуллин. «Ипләп кенә, искәрмә рәвешендә генә фикереңне әйтеп кара», – диде акыл. М.Маликова

5) Кисәтү, шелтә. Икенче юлы әткәй дә ирләрнең берсенә шулай ук каты бәрелмичә генә искәрмә ясаган иде. Ә.Баян. Ялгыз яшәүгә тәмам күнекте ул. Нәрсә, өйдә тынычлык, чисталык, сиңа беркем дә, беркайчан да комачавын салмый, искәрмә ясамый, син – тулы хокуклы гидай, ирекле хуҗа. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә