ИСКӘНҮ ф. диал. к. иснәнү (3 мәгъ.). --- бүген иртәдән алып бу урамда, бу йорт тирәсендә филёрларның туктаусыз искәнүләрен Галимов сизеп калды. Г.Ибраһимов Искәнеп йөрү Күптәннән иснәнү, искәнү. Кайдан кредит ачыйм, дип йөридер ул искәнеп, Төшендә банкы повесткасы күрсә уянадыр йокыдан сискәнеп. Ш.Мөхәммәдев. Теге Фәхри, Зыя алынгач, бу тирәдә искәнеп йөренгәләвен бигрәк арттырды ---. Г.Ибраһимов Искәнеп тору Һәрвакыт, гел иснәнү, искәнү. Башка чакта Мөкәргә кем кергән, кем чыкканны искәнеп кенә торган Хөршид тә, Мөкәрнең кая таба атлаганын күзәтеп торучы Мәгъри балалары да хәбәр итәргә өлгермәдемени? К.Булатова |