ИСЕРҮ ф. 1) Аракы, шәраб һ.б.ш.лар исерткеч эчүдән, әфьюн, героин яки башка наркотик тәэсиреннән аек фикер йөртү һәм нормаль хәрәкәт итү сәләтен югалту, исереккә әйләнү. Акчасы түләнгән нигъмәтләр әрәм калмасын дип, бетерергә тырыша торгач, итекче белән тегүче бик нык исерделәр. Г.Ибраһимов. Фәнүзә шунда: «Фу, тәмам исергәнсең!» – дип, Даянны эткәндәй итте. Х.Камалов. Гаяз, урыныннан торып, минем яныма ашыкты: – Җитте аңа, ул исерде, аның бит беренче эчүе, – диде ул. М.Әмир 2) Гадәттә, ис, газ белән агулану. Тимерче шул ялкын эчендә торып исергән инде. Г.Тукай. Ходаем! Исерә ич ул! Ис тия ич аңа! Әнә башы әйләнә! Р.Мулланурова 3) күч. Берәр нәрсә тәэсирендә зиһен чуалу, фикер таркалу. --- кырмыска личинкасы ашаучы бөҗәкнең тәне исерткеч бүлеп чыгара. Кырмыскалар шуны ялыйлар да исерәләр. Х.Камалов. Гали, йокысына исергән килеш мыш-мыш килә-килә, чалбарын башына кияргә тотынды. Р.Төхфәтуллин. Бистә таң йокысы белән исергән. Н.Гыйматдинова 4) күч. Ниндидер хис-тойгыдан, хуш истән, яхшы мөгамәлә һ.б.ш.лар тәэсирендә әсәрләнү, рәхәтлек тойгысы кичерү. Тау битенең --- чирәменә ятып ауныйсы, чәчәкләрен иснәп исерәсе килә. К.Тимбикова. Исерде ул язның саф исеннән, Гашыйк егет кебек сөйләнде… Ш.Маннур. Аларның [күзләренең] тылсымлы нурыннан Хәбир исерә, тәкатен җуя, көне буе тел очында йөрткән, --- сүзләрен оныта. Ш.Хөсәенов // Берәр нәрсә тәэсиренә бик нык бирелү. Мәһабәтлегенә урманнарның, тирән тынлыкта утыруларына карап исердем. М.Гафури. Әйе, бәгърем, эчми исердем, тормыш матурлыгыннан исердем. Г.Әпсәләмов 5) күч. Ниндидер эш белән гадәттән тыш мавыгып йөрү. Ирек мәкалә белән тәмам исереп бетте һәм көн ярымда эшен төгәлләде. Ф.Садриев Исерә бару Исереклеге торган саен ныграк арта бару. --- ул исә, моңа кадәр беркайчан да танымаган билгеләр, серле сөю ләззәте тоеп исерә барды. Г.Гыйльманов. Ул Миләүшәнең исерә баруын күреп, аулаккарак сөйрәмәкче иде, тик авыл егетләре сизгер булып чыкты. Ф.Яруллин. Ул күзгә күренеп исерә бара иде. Р.Батулла Исерә башлау Исерү билгеләре күренү, сизелү. Айрат, бик сирәк эчкәнгәме, бер рюмкадан ук исерә башлавын сизде. Ф.Яруллин. Ул тагын һәм тагын эчте, исерә башлавын бик ачык сизсә дә, юри тыелырга теләмәде. Ә.Еники. – Кенәз илчесен эчер, – диде исерә башлаган атаман. М.Хәбибуллин Исерә калу Кинәт, тиз арада исерү. Ахыр чиктә йончыган иде, бик ябыккан иде ул бу вакытта, бер рюмка эчүгә исерә калды. А.Вергазов Исерә төшү Беркадәр (бераз) исерү, кызмача хәлгә килү. Җәвит вино китертте. Эчте, исерә төште, теле язылды. М.Хәбибуллин. – Җәмил туган, сеңелгә күз-колак бул, – беренче рюмкадан соң исерә төшкән Гата фәлсәфә сатарга кереште. М.Маликова. Бераз исерә төшкәч, Гөлүс гаҗәпләнеп Альбертка карап торды. Р.Кәрами Исереп алу Исереклек хәлендә булу, исереклек дәрәҗәсенә җитү. Кешеләр монда речьләр, тәбрикләр белән шөгыльләнгәндә, алар форсатны ганимәт белеп, инде шактый исереп алганнар ---. С.Җәлал. Тагын өстәмәсә генә ярар иде балакаем. Исереп алып, яралы аягын авырттыруы бар. Б.Камалов. Битарафлык күрсәтергә күпме генә тырышса да, исереп алган милиционерның һәр сүзе аның бәгырен өзгәли, җанын изә --- иде бит. Р.Мөхәммәдиев Исереп бару к. исерә бару. Юри кылана түгелме соң бу Мортазин? Исереп киткәнме? Шулай шул, табын белән бергә исереп бара. Н.Акмалов Исереп бетү Тәмам, бөтенләй исерү, исергән хәлгә килү. Буксирның капитаны һәм башка диңгезчеләр, солдатлар белән эчеп, тәмам исереп беткәннәр. М.Юныс. Бөтен кеше берьюлы тиз-тиз эчсә, исереп бетәләр дә, мәҗлеснең рәте чуала. Р.Батулла. --- Сергей иптәшенә аракыны кызганмый. Тегесе тәмам исереп бетеп, яр кырыена егыла. Законлы газета Исереп җитү к. исереп бетү. Тәмам исереп җиткән Туктар үзен кинәт кенә сугыш кырындагы бер ялгыз батыр кебек хис итә башлады. Х.Ибраһим Исереп йөрү 1) Берәр төрле исерткеч эчемлек эчеп, шуның тәэсирендә булу 2) Һәрвакыт, гел исерек хәлдә булу. Әле дә булса хәтерендә: яз исенә, яз шатлыгы белән ярым исереп йөргән көннәр иде. М.Хәсәнов. Сиңа булган мәхәббәтемнән исереп йөрим мин... Ә.Сафиуллин Исереп китү Бераз, берникадәр исерү; кинәт исерү. Вәлиулла, ахырга таба исереп китеп, үзенең аһ-зарларын сөйләп ташлады. Ф.Яхин. [Әни] Ирен эчертә, сыйлый. Үзе дә еш кына исереп китә иде. Х.Камалов. Миләүшә үзенең бераз гына исереп китүен тойды, ләкин бу тәнне оета, зиһенгә ачыклык бирә торган гүзәл бер мизгел иде. Р.Кәрами |