ИСЕРТҮ ф. 1) Спиртлы, алкогольле эчемлекләр эчертеп, исереклек халәтенә кертү. Бу элек җәннәттәге ширбәт иде. Һушны алмый һәм исертми – пакь иде. Ш.Бабич. Аның иптәшләре ишегалдында --- көтеп торалар да аны үзләре белән бергә алып китеп эчертәләр, исертәләр ---. Г.Камал. Әле күптәнме иң зур бокалларны егет белән кызга биреп, яшьләрне беренче кичтә үк исертеп, туган-тумачасын аяктан екканчы сыйлыйлар иде. Э.Шәрифуллина

2) Агулау (гадәттә газ белән). --- мал-мөлкәтне үзенә генә калдырырга теләгән комсыз яшь хатыны мунча мичен тавык тизәге белән кушып яккан да шул исле мунчада [Сәлмән сәүдәгәрне] исертеп үтергән, имеш. Ф.Хөсни

3) күч. Шатлык, матурлык һ.б.ш.лар тәэсире белән әсәрләндерү, үз-үзен онытыр хәлгә китерү. Хәнифәнең елтыр күзләре егетнең уйларын чуалтты, исертте. Р.Хафизова. Аның бөдрә чәчләреннән, ефәк күлмәгеннән, нәфис тәненнән аңкыган хуш ис Дәүләтшинны тәмам исертә. И.Гази. Без йоклаган арба төбендәге кичә генә чабып кайтарылган печән исе дә мине исертә. М.Әмир

Исертә башлау 1) Үзенең исерүен аңлап алу

2) Исерткеч эчемлекнең тәэсире сизелү

Исертә төшү Тагын да көчлерәк исертү. --- ниндидер бер кыздан аңкып калган бик куәтле ислемай исе, тәмәке һәм сигара төтеннәренә кушылып, кар исенә буталып, Хәсәннең борынына керде дә тагы да исертә төште. Ф.Әмирхан

Исертеп алу Бер тапкыр исертү. Кайчандыр Хрущёв: «1980 елда коммунизм була», – дип, беркатлыларны исертеп алган иде. Г.Галиев

Исертеп бетерү Тәмам, бөтенләй исертү, бөтенләй исергән хәлгә китерү. Гыйлемдар бабайны --- алар ул көнне исертеп бетерә яздылар. Ф.Яруллин

Исертеп җибәрү Кинәт исертү; бераз, җиңелчә генә исертү. Печәннең хуш исе аны исертеп җибәрә. Р.Кәрами. Мәсрүрәнең чәчләреннән арзанлы одеколон исе килә иде, ул ис Рушадны исертеп җибәрде. М.Мәһдиев. Өметгали белән бу рәвештә беренче утыруым иде. Аркадаш сүзе әйтерсең лә исертеп җибәрде мине. М.Юныс

Исертеп җиткерү Исереклек дәрәҗәсенә җиткерү

Исертеп кую Исерек хәлгә китерү. Җәйге көн, кыр һавасы үзенекен иткән: малайны тәмам иләсләндереп, исертеп куйган. Г.Гыйльманов

Исертеп ташлау Кинәт исертү. --- һич тә көтмәгәндә Вәсилә исеме яңгырап китү бераз исертеп ташлады мине… Ф.Хөсни

Исертеп тору Озак вакытка исертү. Мәхәббәт белән исертеп торырга кирәк сезне. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә