ИСЕРТКЕЧ с. 1. 1) Составында спирт, алкоголь булган, исертә торган. Женяның бар белгәне – исерткеч эчемлек. Ул, хәмер белән агуланып, кешелек сыйфатларын көннән-көн югалта бара. М.Насыйбуллин

2) күч. Тәэсирләндерә, хисләндерә, әсәрләндерә торган. Бу киеме аның [Ларисаның] буй-сынының исерткеч сылулыгын аеруча күзгә ташландырып күрсәтә иде. М.Маликова. Яшьлекнең бу исерткеч тойгысына бирелеп, сүзсез генә карашып торганда, безне шул ук Сәхипҗамал уятты. Г.Бәширов. Җәй үзенә хас зәвыклы бизәкләре, исерткеч җылылыгы, тынгысыз эшчәнлеге белән кешеләрне тулаем йотты ---. А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. Составында спирт, алкоголь булган эчемлек. Исерткечнең зарарлы булуы турында бөтен дөньяның акыллы кешеләре әйтеп килә. М.Әмир. --- кырмыска личинкасы ашаучы бөҗәкнең тәне исерткеч бүлеп чыгара. Кырмыскалар шуны ялыйлар да исерәләр. Х.Камалов. Печән чабарга чәйнек белән исерткеч алып килгән, абаланып йөрүче бу абзыйлардан нинди эш, нинди киңәш, нинди акыл көтәргә мөмкин! Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә