ИСЕРЕКЛЕК и. 1) Исерек (1 мәгъ.) булу, сәрхуш булу. «Исереклек белән, әти-әнинең үгетләве аркасында өйләндем мин Ләйләгә», – дип антлар итә Вәгыйзь. М.Насыйбуллин. Әбүсөгыт исереклек җитезлеге белән Сөмбеләнең башын төйде. М.Хуҗин. Өстәлләрендә буш шешә аунап ята, ипи катылары, үзләре, икесе ике яры авып, исереклек йокысына талган. К.Тимбикова

2) күч. Айнык фикер йөртә алмау хәле, йокылы-уяулы халәт. Ольга йокы исереклегеннән һаман арына алмаса да, --- яткан урыннан кузгалырга мәҗбүр булды. Р.Сибат. Хәйрүшләр очыннан «Галиябану сылуым, иркәм» җырын исереклек катнаш йокы көенә сузган тавышлар ишетелсә дә, авылның таң алдында гына була торган сихри тынлыгын бозарга җөрьәт итүчеләр башка юк иде… Я.Зәнкиев

3) күч. Шатлыктан, мәхәббәттән, бәхеттән һ.б.ш.лардан үз-үзен онытырлык булып әсәрләнү, тәэсирләнү халәте. – Әти! Чабышка бардык! Беренче килдем! – дип, әле һаман бәйге исереклегеннән айнып җитә алмастан, кычкырып җибәрде Солтан. Г.Ахунов. Нәркисне ул [Нәсимә] киләчәктә бары тик шәһәрнең зур, якты сарайларында, көяз өрәңгеләр тезелгән паркларда, баш әйләндергеч исереклек бирә торган театр залларында гына күз алдына китерә ала иде. М.Мәһдиев. Фәтхи исә: «Закир миңа бәхиллеген бирде инде, хәзер үлем исереклеге аңын томалады», – дип сөйләнә-сөйләнә, үзенекен тукыды. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә