ИСЕРЕКБАШ и. кимс. Һәрвакыт исерек кеше. Үз-үзен дөрес бәяли алмый торган кеше тәмам бозылган исерекбашны яисә акылыннан мәхрүм ителгән тилемсәне хәтерләтә. З.Фәтхетдинов. – Шул исерекбашның ипи шүрлегенә минем исемнән менеп төшегез әле, – ди. С.Зыялы. – Алдыйсың, алкаш тәре! – ди-ди, Сәрия урыныннан сикереп торды. – Мин моны болай гына калдырмыйм! Исерекбаш! Х.Камалов |